Бүген Зәй районында «Россия чаңгы юлы» - 41 нче ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында «Татарстан чаңгы юлы - 2023» республика массакүләм ярышлары узды. Әлеге чара «Демография» милли проекты бурычларын тормышка ашыра, мәсәлән: халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга нигез булып тора. Район халкына уңайлы булсын өчен стартлар Яңа шәһәрнең урман массивындагы яктыртылган чаңгы трассасында, Зәй-2 микрорайоны һәм "Мирный" мәктәп укучылары өчен 1 һәм 5 нче мәктәп стадионнарында, авыл халкы һәм авыл җирлекләре гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен-авыл җирлекләре территорияләрендә оештырылды. Яңа шәһрнең урман массивындагы төп мәйданчыкта стартка беренчеләрдән булып «Көчлеләр узышы» нда катнашучылар чыкты: хатын – кызлар-5,4 км дистанциядә, ир-атлар-10,8 км дистанциядә көч сынаштылар. Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре 1800 метр дистанциягә ярыштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Калган катнашучылар дистанцияне узу вакытын күрсәткән сертификатларга ия булдылар. Ярышларны ачу тантанасында чаңгы спортын яратучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Россия чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, районның Мактаулы гражданины Эдуар Галиев, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Ашрапов сәламләде. Стартлардан тыш, барлык «Татарстан чаңгы юлы»нда катнашучылар өчен мәдәни программа : иҗат коллективлары чыгышлары, балалар өчен уен программасы һәм коймак белән кайнар чәй дә әзерләнгән иде. Шәһәр һәм район буенча үткән чарада барлыгы 5500 чаңгы спортын сөюче катнашты.