Үзәк китапханәдә җирле газеталар хезмәткәрләре белән очрашу узды

2023 елның 10 феврале, җомга

Бүген С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә җирле газеталар хезмәткәрләре белән очрашу узды. Район газетасы - газета юлларындагы район тарихы, барлык Зәй халкының тормыш импульсы. Газета битләрен актарып карап, ил, туган як тарихын, районда башкарылган эшләрне искә төшерәсең, аның кешеләре башкарган хезмәтләр белән горурланасың. Газеталарның һәр битендә - таныш һәм таныш булмаган фамилияләр, исемнәр, затлар, хезмәтчәннәр, кешеләр язмышы чагылыш таба. Бу газета төпләмәләре бик кыйммәтле, чөнки аларда күп нәрсә турында мәгълүмат табып була. Һәр санга күпме көч һәм хезмәт салынган!

Чара барышында иҗат һөнәре вәкилләре белән әңгәмә булды. Җирле газета хезмәткәрләре алдында китапханә директоры С. М. Батршина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул бу һөнәр ияләренең газета һәм журнал укучыларга тирә-юньдәге барлык вакыйгалар турында тиз арада мәгълүмат биреп баруларын, иң кызыклы  һәм мөһим вакыйгаларны яктыртуларын, кызыксындырган сорауларга җавап бирүләрен билгеләп үтте.

4 нче мәктәп укучылары, «Кыңгырау» балалар бакчасы балалары чыгышы кунаклар өчен күңелле музыкаль сюрприз булды. Шулай ук «Периодлы басмалар дөньясы» күргәзмәсе дә әзерләнгән иде, анда узган еллардагы җирле газеталар һәм яңа елда чыккан номерлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International