"Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча «Атказанган спорт мастеры Ф. П. Симашев призы»на Бөтенроссия ярышларының икенче көне узды. Спортчылар спринтта көч сынаштылар. Бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич катнашты. Бүген Зәйдә узган Бөтенроссия ярышларында ир-атлар арасында берьюлы ике медаль-Булат Филатов һәм бронза-Роман Владыкинда! Дарья Горшенина мактау пьедесталының өченче баскычын яулады. Тантаналы котлауга шулай ук Равилә Госманова (4 урын) һәм Алия Исрафилова (5 урын) чакырылды. Барысында җиңүләре белән котлыйбыз!