Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

31 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков призына 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге мәктәп укучылары катнашты. Ярышлар Сыктывкар шәһәрендә (Коми Республикасы) узачак Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары булды. Зәй урта мәктәбенең ике укучысы Нехаев Данил һәм Казенкова Софья ТР яшүсмерләр җыелма командасы составына керделәр һәм Россия беренчелегендә катнашачаклар. 10 км ирекле стильдә һәм 5 км классик стильдә Данил ике тапкыр җиңүче булды, ә Софья шулай ук 5 һәм 3 км дистанцияләрдә ике тапкыр көмеш призер булды. Спортчыларның тренерлары Насыйбуллина Светлана Геннадьевна һәм Габидуллин Ракиф Марс улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International