Район муниципаль хезмәткәрләре чаңгыда йөгерү буенча ГТО нормативлары тапшыралар

2023 елның 4 феврале, шимбә
Бүген Зәй муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, финанс-бюджет палатасы, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре «ГТО» кышкы фестивалендә катнаштылар. Фестивальдә катнашучыларны физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов Илфат Зиннур улы сәламләде. 50гә якын кеше чаңгыга басты һәм «чаңгыда йөгерү» нормативын тапшырды. Яшь төркеменә карап, аларга 2, 3 һәм 5 км дистанция үтәргә туры килде. Бу төр сынауларның максаты-төрле яшьтәге хезмәткәрләрне актив ял итүгә, сәламәтлекләрен ныгытуга җәлеп итү иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International