26-28 гыйнварда «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2006-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, ТР Спорт көрәше федерациясе бүлеге башлыгы Карташов Альберт Алексеевич, Россия чаңгы ярышлары федерациясе президиумы әгъзасы, район башлыгының спорт буенча ярдәмчесе Галиев Эдуард Шәйхнур улы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов Илфат Зиннур улы катнашты. Ирекле һәм грек-рим көрәше бүлекләрендә тәрбияләнүчеләргә "Беренче спорт разряды" дигән билге һәм разрядлы китаплар тапшырылды. Татарстан Республикасында спорт көрәшен үстерүгә актив өлеш керткән өчен, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов Илфат Зиннур улы, шәхси эшмәкәр, ирекле көрәш буенча районның күп кенә ярышлар иганәчесе Миңнеханов Марсил Мәхмүт улы, "Зәй" спорт мәктәбе инструктор-методисты Гулюшова Анна Рәсим кызы Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.