Балалар бакчасында билингваль белем бирү үтте

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Билингваль белем бирү мәсьәләләре буенча һөнәри үсеш максатында, 24-25 гыйнварда Зәй шәһәре «Тиремкәй» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары «ФГОСны тормышка ашыру кысаларында татар милли төркемнәрендә белем бирү өлкәләрен интеграцияләү» темасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. «Татарча сөйләшеп» дип аталган УМК авторы, педагогика фәннәре кандидаты доцент Зарипова Зифа Мирхәт кызы җитәкчелегендә, катнашучылар балалар белән туган телне өйрәтү буенча тәрбияченең әзерлек һәм урта төркемнәрендә татар телен өйрәтү буенча белем бирү эшчәнлеген күзәттеләр һәм анализладылар, лекцияләр тыңладылар һәм методик материал тупладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International