Зәйдә физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе узды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Аксар авыл җирлегендә район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуардович катнашында физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе узды. Утырышта шулай ук ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры Смолкин Михаил Владимирович катнашты. Коллегиядә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Ашрапов Илфат Зиннур улы, Зәй районындагы ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Волкова Регина Витальевна һәм спорт мәктәпләре җитәкчеләре докладлары тыңланды. Коллегия барышында яңгыраган йөкләмәләр беркетмәгә кертелде һәм контрольгә алынды. Коллегия физик культура һәм спорт хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды: балаларга һәм яшүсмерләргә физик культура һәм спорт тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм бөтенроссия ярышларында күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен,  "Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән атказанган спорт мастеры, "Зәй" спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Салихова Регина Равил кызы бүләкләнде; Зәй муниципаль районында физик культура һәм спортны үстерүгә, татар-башкорт милли спорт «Көрәш» не популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен, спорт ветераны Мингалин Рим Вәгыйз улы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде; Балаларны һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм бөтенроссия ярышларында күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен,  "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Рәхмәт хаты белән "Барс" спорт мәктәбенең җиңел атлетика тренеры Лисин Валерий Владимирович бүләкләнде. 2022 елда Зәй шәһәре төзелүгә 370 ел тулуга багышланган "Сәламәтлек" спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында  Кубок һәм диплом белән: өченче урын өчен - район Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, икенче урын өчен - Зәй шәһәренең "ТЕХНО заводы" ҖЧҖ филиалы, беренче урын өчен- "Татэнерго" АҖ филиалы - Зәй ГРЭСЫ бүләкләнделәр. 2022 елда Зәй шәһәре төзелүгә 370 ел тулуга багышланган "Сәламәтлек" спартакиадасы нәтиҗәләре буенча район авыл җирлекләре командалары арасында  өченче урын өчен - Баграж, икенче урын өчен-Якты Күл, беренче урын өчен -Сәвәләй авыл җирлекләре бүләкләнделәр.  Район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән "Барс" спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Гөлназ Абдуллина, "Барс" спорт мәктәбе шоферы Рәшит Җиһаншин, 1 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Марат Мөхәммәтханов бүләкләнделәр. Шулай ук укучылар Төхвәтуллина Мәдинә, Фәршатова Адилия, Горшунов Артемга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International