Зәйдә муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән «Йогынты өлкәсе» зона киңәшмәсе узды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнварда “Энергетик” мәдәният сараенда “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге” муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре белән ел саен уздырыла торган зональ киңәшмә узды. «Йогынты өлкәсе» проекты «Форпост» яшьләр патриотик хәрәкәте лидерларын формалаштыруга һәм укытуга юнәлдерелгән. Киңәшмәдә Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы һәм Зәй муниципаль районнары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Бүген алар биредә «Форпост» республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов җитәкчелегендә муниципаль үзәкләрнең 2023 елга эш планнары карадылар һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International