«Дус сыйныф серләре» республика күләм ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабы узды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

21 нче гыйнвар көнне 7 нче мәктәптә «Дус сыйныф серләре» республика күләм ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабы узды. Жюри әгъзалары катнашучыларны дүрт номинация буенча бәяләде: «Безнең күңелле дус сыйныф» визит карточкасы, иҗади эшләр күргәзмәсе, «Педагог һәм остаз-укырга һәм өйрәнергә» иҗади чыгышы, «Халык мәдәнияте һәм традицияләре» проектын яклау. Жюри эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата – аналар Советының Зәй районы вәкиле Гущина Л.Ф. катнашты. 1 урынны 6 нчы мәктәп командасы яулады, 2 урын – татар гимназиясенә, 3 урын - 3 мәктәп командасына бирелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Лениногорск шәһәрендә узачак зона этабында 6 нчы мәктәп командасы катнашачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International