Зәй районы башлыгы эш визиты белән «ТЕХНО» заводында булды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Николаевич Гущин белән берлектә, эш визиты белән Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында булды. Хезмәт коллективы белән очрашуда Разиф Галиевич районның агымдагы елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, киләчәккә куелган планнар белән уртаклашты. Филиал директоры Андрей Мамонтов 2022 елда предприятиенең җитештерү күрсәткечләре һәм 2023 елга планнар турында мәгълүмат җиткерде.Очрашуда катнашучы хезмәткәрләр ишегалды территорияләрен төзекләндерү, коммуналь түләүләр, яңа бассейн төзелеше буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар ала алдылар. Район башлыгы җитәкчеләрнең һәм завод хезмәткәрләренең мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм итүдә аеруча зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән Куратор Иван Николаевич Гущин исә үз чиратында 2022 елда республика да башкарылган эшләр һәм киләчәккә куелган планнар белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International