20 гыйнварда Мамадыш шәһәрендә яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР беренчелеге узды, 2003-2005 елгы 21 яшькә кадәр Зәй спортчылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: 1 урын Хуҗина Ләйсән (тренер Салихов Рамил Равил улы), 2 урын Хисамиев Эльдар (тренер Хуҗин Илнур Әнәс улы), 5 урын Галимов Артур (тренер Хуҗин Илнур Әнәс улы). Бу Оренбург шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу ярышлары булды. Анда Хуҗина Ләйсән һәм Хисамиев Эльдар Татарстан Республикасы данын яклаячак.