«Балкыш» халык театры Туфан Миңнуллинның «Нәзер» әсәре премьерасын күрсәтте

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә
Югары Мәлем авыл мәдәният йорты капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты. 20 гыйнварда район башлыгы Разиф Кәримов катнашында халык белән очрашу утте. Очрашу тәмамлануга «Балкыш» халык театры Туфан Миңнуллинның «Нәзер» әсәрен күрсәтте. Әсәрнең эчтәлеге бугенге көн вәзгыятенә туры килә, гаилә кыйммәтләрен, дуслык, патриотлык темасын чагылдыра.Төп рольләрдә - «Балкыш» театры режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фикрәт Сыйбгатуллин, Лилия Сыйбгатуллина, Ландыш һәм Илназ Насыйровлар. Тирән мәгънәгә ия әсәрне тамашачы бик җылы кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International