Зәй районында шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләр, авыл җирлекләре һәм предприятие, оешма коллективлары белән очрашулар уза

2023 елның 20 гыйнвары, җомга
Агымдагы атнада Зәй районында район җитәкчелеге, хокук саклау органнары, тормыш тәэмин итү хезмәтләре, шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләр, авыл җирлекләре һәм предприятие, оешма коллективлары белән очрашулар узды. Атна дәвамында шәһәр халкы белән 2, авыл халкы белән 10, хезмәт коллективларында 10 очрашу узды. Халык белән хезмәттәшлекнең мондый юлы иң нәтиҗәле. Очрашу вакытында бирелгән сорауларның барысы да контрольгә алыначак һәм җентекләп өйрәнеләчәк. Киләсе атнада халык белән очрашулар алдан расланган план буенча дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International