Зәйдә ведомствоара эшче төркем утырышы узды

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич Зәй муниципаль районы мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләре һәм ирекле ярдәмчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышын үткәрде. Район башлыгы мобилизацияләнгән гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү,  янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның өлкән яшьтәге гаилә әгъзалары һәм йөкле хатыннары сәламәтлеген тикшерү эшенә аерым игътибар бирде. Утырышта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Зәй районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Андрей Кириллов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, Зәй районы хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов мәгълүматлары тыңланды.  Утырышка йомгак ясап, район башлыгы җаваплы хезмәткәрләргә йөкләмәләр бирде. "Безнең хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү эше бүгенге көндә иң мөһим бурыч, мин аны тормышка ашыруга мөмкин кадәр җаваплы каравыгызны сорыйм", – дип ассызыклады Разиф Галиевич Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International