Бүген православие динендәге зәйлеләр Хачману бәйрәмен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан район гыйбадәтханәләрендә гыйбадәтләр узды һәм су яктыртылды. Зәй-2 микрорайонының әйләнеп үтүче юлында урнашкан "Изге чишмә" янында Разиф Галиевич барлык зәйлеләрне, руханиларны, чишмәдән изгеләндерелгән су җыярга килүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде: "Хачману- иң борынгы һәм олы христиан бәйрәмнәренең берсе. Бүген дә изгеләндерелгән су сезгә сәламәтлек китерсен, рухи күтәренкелек һәм көч-куәт өстәсен. Аллаһы Тәгалә сезне бәлә-казалардан сакласын, ә өмет һәм ышаныч барлык изге эшләрегездә юлдаш булсын, барчагызга да озын гомер, кайгысыз тыныч көннәр, күп шатлык - куанычлар һәм иминлек телим!». Дин тотучыларга бирегә килергә уңайлы булсын өчен, 4 нче маршрут автобусының чишмәгә керүе оештырылды, киенү өчен ике зур автобус куелды. Төп гөмбәз янында кичкә кадәр ашыгыч ярдәм, эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.