Зәйгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты килде

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Зәй муниципаль районына эш визиты белән Россия Федерациясе VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде. Район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев белән бергә Айдар Рәис улы 35 нче кварталда төзелеп килүче бассейнда булды. Хәзерге вакытта объектта җир асты циклының монолит эшләре тәмамланган, җир өсте циклының монолит эшләре 70% ка башкарылган. Металл конструкцияләр, тышкы челтәрләр монтажлана: суүткәргеч һәм җылылык челтәрләре 90% ка салынган. Түбә материаллары һәм панельләр кайтарыла. Әлеге объектны төзү шәһәрдә спортны тагын да популярлаштыруга һәм кечкенә балалар белән йөзү буенча дәресләр уздыруга юнәлдерелгән. Дәүләт Думасы депутаты балалар музыка мәктәбендә дә булды. Биредә 12 белгечлек буенча 300гә якын бала өстәмә белем ала. Айдар Рәис улы балалар һәм мәктәп педагоглары өчен тудырылган шартлар белән танышты, берничә дәрестә булды, яңа музыка кораллары презентациясендә катнашты. Депутатның визиты халыкны кабул итү белән тәмамланды. Район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев Айдар Метшинга мобилизацияләнгән гражданнар һәм волонтерлар өчен кирәкле товарларга бәя сәясәтен дәүләти җайга салу мөмкинлеге турында мөрәҗәгать итте. Коммуналь хезмәткәрләр исеменнән 2022 елның декабреннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыру сәбәпләрен халыкка дөрес аңлату буенча мөрәҗәгать итү булды. Айдар Метшин визит барышында район халкы һәм җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән башка мәсьәләләрне дә үзенең шәхси контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International