14 гыйнварда «Энергетик» мәдәният сараеның үзәк мәйданында - яңа 2023 елда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Сатуда шәһәр һәм район товар җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, шәхси хуҗалыклар, авыл җирлекләре продукциясе тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә гадәттәгечә, ит продукциясе, кош ите, балык, яшелчә, бал һәм җирле җитештерүчеләрнең башка товарлары сатылачак. Шулай ук шәхси эшмәкәр Камил Абдуллаев «Кукмара киез итек-киез комбинаты»АҖ аяк киеме тәкъдим итәчәк. Теләүчеләр киез итек, өй киез итекләре һәм башка төр аяк киемнәре сатып ала алачак. Узган ел көзге ярминкәләр 3 сентябрьдә старт алды, соңгысы 24 декабрьдә булды. 2022 елда барлыгы 33 авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылган һәм анда 35 млн. 548 сумлык товар сатылган. Ярминкәләрдә үзмәшгульләр Сергей Антонов, Әлмирә Гәлиева, шәхси эшмәкәрләр Иван Герасимов, Альбина Гарифуллина, Флүр Ногманов, Камил Абдуллаев актив катнаштылар.