«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсын игълан итә. Конкурс 2 этапта үткәрелә, аның кысаларында 2022 елда территориаль иҗтимагый үзидарә эше бәяләнә. I этап - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2023 елның 16-27 гыйнварында. II этап - республика этабы-конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2023 елның 6-17 февралендә. Зәй муниципаль районы, конкурсның беренче (муниципаль) этабында катнашу өчен, территориаль җирлеүзидарә документларын кабул итү турында игълан итә. Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Зәй шәһәре, Крупская ур., 6 ,3/1 бүлмә. Гаризалар кабул итү көннәре: дүшәмбе - җомга 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, документларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин:( E.V.Nedoshivina@tatar.ru), консультацияләр алу өчен элемтә телефоны: 8(85558) 3-48-31 (Недошивина Е.В.).