Зәйдә ирләр командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

5 гыйнварда «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы спорт залында ир-ат командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды. Ярышларда 5 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны Зәй районының «Җыелма шәһәр» командасы, 2 урынны Түбән Кама районының Түбән Урәтмә авылы командасы, 3 урынны Түбән Кама районы командасы, 4 урынны Зәй районының «Барс» командасы, 5 урынны Теләче районы командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International