Зәйдә шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

19 декабрьдә хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй шәһәр Советының уртак утырышы булды. Утырышның көн тәртибенә шулай ук «Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс нәтиҗәләре турында»гы мәсьәлә дә кертелгән иде. 2022 елның 16 декабрендә Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 2 кандидатура тәкъдим ителде. Шәһәр Советы депутатлары бертавыштан Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Тимаськов Петр Владиславовичны сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International