19 декабрьдә «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлекчәсенең XXIX конференциясе булды, анда шәһәр һәм район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Конференция барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2023 елга «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе Зәй җирле бүлекчәсенең бурычлары турында; - «Бердәм Россия» партиясе Зәй җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советының ротациясе турында. Конференциядә шулай ук актив әгъзаларга һәм тарафдарларга партиянең җирле бүлекчәсе сәркатибе Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конференция партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру белән тәмамланды.