15 декабрьдә 7нче мәктәптә «Карьера навигациясе һәм һөнәри ориентлашу» дигән чара узды. Анда «Казан ачык талантлар университеты 2.0» оешмасы белгечләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы институты вәкилләре, Зәй ГРЭСЫ җитәкчелеге, идарә җитәкчеләре, районның гомуми белем бирү оешмалары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директорлары, шулай ук шәһәр мәктәпләренең 7-11 сыйныфларында белем алучы йөздән артык укучы катнашты. Укучылар «Карьера навигаторы» белем бирү модуленда катнашып, үзләре өчен шактый файдалы ачышлар ясадылар. Талантлар университеты белгечләре балаларга районда һәм республикада белем алу һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында сөйләделәр, безнең төбәктә икътисади мохит үсеше трендлары белән таныштырдылар. Шунда ук укучылар һөнәри-белем бирү сайлау һәм һөнәри-карьера планлаштыру компетенцияләре белән таныштылар. Кайбер укучылар карьера планлаштыруга чумган арада, икенчеләре – тугызынчы сыйныф укучылары - Зәй политехник көллиятенә экскурсиягә һәм профессиональ пробаларга чыктылар. Зәй районында җитәкчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү эшендә остазлыкның максатчан моделен эшләү максатыннан «Профориентация – киләчәккә инвестицияләр» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Зәй ГРЭСында Талантлар университеты, Зәй районы мәгариф идарәсе һәм ГРЭС арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге хезмәттәшлек Зәй ГРЭСына кадрлар резервы булдырачак мәктәп укучылары өчен өстәмә белем һәм профориентация мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.