Каратэ киокусинкай буенча бөтенроссия ярышлары узды

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

17 декабрьдә Казан шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 25 төбәгеннән 470ләп спортчы катнашты. Зәй шәһәрен Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Алексей һәм Владимир Ревин укучылары тәкъдим итте. Безнең спортчыларыбыз бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Үз категорияләрендә Камалиева Амелия, Хөснетдинов Марат, Решетов Роман, Ишмөхәммәтов Әмир, Алиев Алибек, Комиссаров Алексей, Подъячев Илья, Большеглазов Илья җиңүчеләр булдылар. Көмеш медальләрне Ларионов Кирилл, Совельев Данил яулады. Өченче урынны Терентьев Әмир алды. Шунысы куанычлы: беренче гомумкомандага  Зәй командасы иң зур өлеш кертте, 16 алтын медальнең 8е безнең егетләр һәм кызлар көче белән Татарстан Республикасы җыелма командасы исәбенә керде. 18 декабрьдә ярышларга 8-11 яшьлек яшь спортчылар чыкты. Безнең спортчыларыбыз ярышларның икенче көнендә дә уңышлы чыгыш ясадылар, шул рәвешле бу яшь категориясендәге лидерлар үзләренең югары нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр - Ревин Егор, Ишмөхәммәтов Тимур, Селиверстов Радаль булды. Кайбер яшь спортчылар өчен бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар спорт карьерасында беренче баскыч булды, шуңа да карамастан, балалар лаеклы рәвештә үзләренең көчләрен сынадылар һәм пьедесталга күтәрелә алдылар. Икенче урыннарны Вәлишин Айрат, Агапова Элиза, Тимофеев Александр, Шәйморданова Юстина яулады. Өченче урыннарны Ихинданова Умукурсум, Тарасов Кирилл, Зиннәтуллин Ислам, Зиннәтуллин Даниэль, Павлов Серафим алды. Бу ярышлар 2022 елдагы югары дәрәҗәдәге ярышларның соңгысы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International