Зәй чаңгычылары халыкара класслы спорт остасы Р. Бакиев призына Ачык республика ярышларында

2022 елның 17 декабре, шимбә
15-16 декабрьдә Бөгелмә шәһәрендә 2007-2010 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча халыкара класслы спорт мастеры Рузалин Бакиев призына ачык республика ярышлары узды. Ярышларда Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге мәктәп укучылары катнашты. 2007-2008 елгы кызлар арасында 3 км лы араны ирекле һәм классик стильләрдә 2 нче урынны Козенкова Софья (тренеры- Габидуллин Рәкиф Марс улы) яулады. 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында 5 км арада классик стильдә 3нче урынны Нехаев Данил (тренеры- Насибуллина Светлана Геннадьевна) алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International