Бүген Зәй муниципаль районында авыл җирлекләре башлыклары катнашында чираттагы семинар узды. Семинарда район башлыгы Р.Г. Кәримов, район активы, тормыш тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Анда агымдагы елның 11 аенда авыл җирлекләренең эшчәнлеген аерым күрсәткечләр буенча бәяләү; авыл җирлекләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, КФХ һәм шәхси фермер хуҗалыгын үстерү буенча эше; хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын таратуга юл куймау турында мәсьәләләр каралды. Югары Шепкә авыл җирлеге базасында узган семинарда җирлек башлыгы Камалиева Л.М. җирле үзидарә органнарының агымдагы чордагы эшчәнлеге һәм калган чорга бурычлары турында сөйләде. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында халыкның комплекслы иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Мондый семинарлар районда инде берничә ел рәттән үткәрелә. Җирлек башлыкларына үз сорауларына җавап алу, белгечләрнең тәкъдимнәрен ишетү һәм бер-берсе белән үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туа.