Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Запастагы ефрейтор Юрий Жаров "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде
2022 елның 9 декабре, җомга
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда дәүләт бүләген тапшыру тантанасы булды. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндәге сугышчан казанышлары өчен Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында махсус хәрби операциядә катнашкан запастагы ефрейтор Жаров Юрий Анатольевич «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районының дәүләт әләмнәрен кертүдән башланды. Чарада катнашучылар ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булган Дмитрий Милочкинны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады. Ул Ватан Геройлары Көнендә бүләк тапшыруның символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте, Юрий Анатольевичка Ватан алдындагы бурычка тугры калуы өчен рәхмәт белдерде, чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады. - Быел илебез бу бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтә. Бүген безнең солдатлар, махсус хәрби операциядә катнашып, Россиянең иреген, намусын һәм абруен яклыйлар. Аларның һәркайсы Ватан герое булып тора. Без әлеге операциянең тиз арада тәмамлануын һәм барлык мобилизацияләнгән солдатлар һәм үз теләге белән хәрби операциядә катнашучыларның үз гаиләләренә, туган районнарына кайтуларын телибез, аларны яраталар һәм түземсезлек белән көтәләр,- диде Разиф Галиевич. Юрий Анатольевичка медальне район башлыгы Разиф Кәримов һәм шәһәр һәм район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов тапшырды. Алар запастагы ефрейторга уртак эшкә шәхси өлешен керткәне өчен рәхмәт белдерделәр һәм ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә уңышлар теләделәр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз