28 ноябрьдә Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән "Аленка", "Урман әкияте", "Кояшкай", "Энҗе", "Кыңгырау чәчәк" мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм сәләтле балаларның өстәмә белем бирү үзәге җитәкчеләре чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартлары һәм аны саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен тикшерү, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, аяк киеме һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре һ. б. мәсьәләләр каралды.