26-28 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә юниорлар арасында киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды, анда Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән 16-17 яшьлек спортчылар катнашты. Зәй шәһәрен тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар да тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Россия беренчелеге ярышлары катгыйлыгы белән аерылып торды, спортчыларыбыз көч һәм осталыкны югары дәрәҗәдә күрсәтеп чыгыш ясадылар, ярышларда алган имгәнүләрне җиңеп, финалга чыктылар. Селиверстов Валерий Россия беренчелегенең көмеш призеры булды, бронза медальне Павлов Даниил яулады.