24 ноябрьдә хакимиятнең зур залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды. Утырыш барышында Зәй шәһәре прокуроры 2022 елда коррупциягә каршы законнарны бозу очраклары турында мәгълүмат җиткерде; Муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре белән, район Советының юридик бүлеге башлыгы таныштырды. Моннан тыш, мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру турында мәгариф идарәсе башлыгы, «Зәй муниципаль районының 2015-2025 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасының 2022 елда үтәлеше турында, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе хәбәр итте. Комиссия әгъзалары шулай ук 2023 елга төзелгән эш планын расладылар.