Бүген, әниләр көне алдыннан, район башлыгы Р.Г. Кәримов мобилизацияләнгән солдатларның әниләре белән очрашты һәм аларны бәйрәм белән котлады. Разиф Гали улы әниләргә улларын Ватанның чын патриотлары итеп тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, улларыннан бары тик шатлыклы хәбәрләр генә ишетүләрен теләде.
"Еллар буе биргән җан җылыгыз улларыгызны хәрби операция шартларында да сакласын, барысы да туган җирләренә - аларны яратып көтеп торган гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар", - диде Разиф Гали улы.
Шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең әниләрен котлауга шәһәр һәм район Советлары депутатлары, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә кушылды.