Әниләр көне-иң күркәм һәм игелекле бәйрәм! Россиядә ул ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм әле бик яшь булса да, ул ышанычлы рәвештә безнең тормышка керде, чөнки бу көнне без һәрберебез өчен иң мөһим кешене – әниләрне хөрмәтлибез. 25 ноябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара әниләр көненә багышланган зур бәйрәм концерты булды. Фойеда музыка яңгырады, «Зәңгәр песи» сәнгать иҗаты студиясе һәм «Иҗат калейдоскопы» декоратив-гамәли сәнгать студиясе рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. «Энергетик» мәдәният йорты коллективлары һәм мәгариф идарәсе кунакларга үзләренең иҗади номерларын бүләк иттеләр. Сәхнәдән кешелекнең иң гүзәл затларының берсе булган әниләребез исеменә матур һәм җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Концерт бик үзенчәлекле булды: яктылыгы һәм күңелгә җылылыгы белән аерылып торды.