Көллият студентлары "Әнигә рәхмәт әйтәм" - цифрлы открыткалар конкурсында катнаштылар

2022 елның 25 ноябре, җомга

«Циффрлы белем бирү мохите» федераль милли проектын тормышка ашыру кысаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында циффрлы белем бирү мохитен кертү буенча, Зәй политехник колледжы исәпләү техникасы, периферия һәм презентация җиһазлары, программа белән тәэмин итү чаралары белән тулыландырылган, бу ике уку кабинетын җиһазларга мөмкинлек биргән. Шул сәбәпле 2022 елның 25 ноябрендә «Пешекче, кондитер», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе», «Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе» белгелеге алучы колледж студентлары Халыкара әниләр көне бәйрәменә багышланган циффрлы открыткалар конкурсында катнаштылар. Бәйгене үткәрүнең максаты-анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, аның кайгыртуы һәм мәхәббәте өчен рәхмәт хисе тәрбияләү, укучыларның мәгълүмати технологияләрне куллануда иҗади сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыру. Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар катнашучылар сертификатлары һәм җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International