Район башлыгы Разиф Кәримовның Әниләр көне белән котлавы

2022 елның 25 ноябре, җомга

Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйм! Әниләр көне - мәхәббәт, игелек, мәрхәмәт, җылылык, өмет, иман, көч һәм илһам чыганагы булучы хатын-кызларыбызга тирән хөрмәтебезне күрсәтүче күркәм бәйрәм ул. Кеше дөньяга аваз салгач, аның әйләнә-тирә мохит белән танышуы, үз-үзен танып белүе нәкъ менә әниләр аша башлана. Нәкъ менә әни кеше – гомере буе баласының саклаучы-яклаучы фәрештәсе, терәге, тормышка юнәлеш бирүчесе, чын күңелдән уңышларына сөенүчесе һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүчесе. Районыбызның барлык әниләренә, әбиләргә, апаларга, хатыннарыбызга эчкерсез яратуыгыз, игелегегез, сабырлыгыгыз һәм балаларыгыз турында армый-талмый кайгыртуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт хисләрен белдерәм. Күп балалы әниләр, шулай ук тәрбиягә бала алган гаиләләр ихлас соклануга лаек. Сезнең тәҗрибәгез, энергиягез, зирәклегегез алга таба да туган төбәгебезне үстерү һәм ныгытуда төп көч булачагына ышанам. Бүген без мобилизацияләнгән ир-егетләрнең аналарына улларын Ватан патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, аларга тирән хөрмәтебезне белдерәм. Улларыгызга еллар буе биргән күңел җылысы аларны хәрби операция шартларында да сакласын, алар барысы да үзләрен яратып, түземсезлек белән көтүче гаиләләре янына, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Барыгызга да чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! Балаларыбыз бәхетле һәм уңышлы булсын, ә аларның игътибары һәр ананың сизгер йөрәген җылытсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International