Зәй көрәшчеләре- ТР Атказанган спорт мастеры Р.Ш. Шәрипов кубогына көрәш буенча XII ачык традицион турнир призерлары

2022 елның 25 ноябре, җомга

23 ноябрьдә Түбән Суык-Су авылында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Р.Ш. Шәрипов кубогына көрәш буенча XII ачык традицион турнир узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Ибраһимов Җәмил 60 кг авырлык категориясендә 1 урын алды (тренеры Минһаҗев Айрат Рәшит улы), Насыйров Фидан 40 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады (тренеры Кашапов Азат Әсхәт улы), Хөснетдинов Әмир 30 кг авырлык категориясендә 2 урынны алды (тренеры Хәйруллин Илнар Гайсә улы). Гомумкоманда зачетында «Зәй» спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International