Район башлыгы Казанда мобилизацияләнгән зәйлеләр белән очрашты

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе танк училищесы полигонында хәрби хезмәткәрләрне җыю һәм укыту пунктларында һәм «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булды. Очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан туганлык» җәмгыяте җитәкчесе Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин катнашты. Район делегациясе сугышчан өйрәнүләрнең барышы, хәрби хезмәткәрләребезнең хәлләре белән танышты һәм аларга кирәкле әйберләрне тапшырды. Егетләрнең үтенече буенча эретеп ябыштыру аппараты, бензопычкы, генераторлар, шуроповертлар, көрәкләр, балталар, ломнар, ачкыч җыелмалары һәм махсус хәрби операциядә катнашу кысаларында кирәкле булган башка инструментлар сатып алынды. Барлык хәрби хезмәткәрләр дә җылы киемнәр һәм итекләр белән тәэмин ителгән. Бу әйберләрне алуда район җитәкчелеге, шәһәр һәм район халкы, кораллы көчләр ветераннары, Изге Макарий гыйбадәтханәсе, "Зәй" агросәнәгать паркы, «Зәй-информ» коллективы ярдәм итте. Моңа кадәр атна башында эшмәкәр Роман Федотовтан танк училищесы полигонына 10 кубометр күләмендә утын китерелде. Очрашу барышында мобилизацияләнүчеләр сугышчан өйрәнүләрнең барышы турында сөйләделәр, район халкына, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Район башлыгы Разиф Кәримов барлык мобилизациялеләр белән шәхсән үзе аралашты, аларны борчыган сораулар белән кызыксынды, киләчәктә дә алар белән тыгыз элемтәдә торачагына һәм килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәгенә ышандырды. Шулай ук Разиф Галиевичның һәр җыелма пунктта полк командирлары һәм танк училищесы башлыгы генерал-майор Кирилл Кулаков белән очрашулары булды, алар барышында мобилизациялеләрне җыю пунктларында хәрби әзерлек һәм аның шартлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International