«Сәләтле балалар» программасын тормышка ашыру кысаларында, 22 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең ОЦ «Альмет» та XVI «Мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадалары призерлары слеты» узды. Зәй муниципаль районыннан әлеге олимпиадага 17 җиңүче укучы тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар өчен бай эчтәлекле белем бирү программасы оештырылды: экскурсияләр, мастер-класслар, иҗади лабораторияләр булдырылды. Шулай ук барлык балалар да «Татнефть» хәйрия фондыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.