Авыл мәктәпләре укытучылары Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында оештырылган «Авыл территорияләрендә мәгариф: тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре» дип исемләнгән II Бөтенроссия фәнни - гамәли конференциясендә катнаштылар. Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге башлыгы Вәлиахметова М. К., методист Кожевникова Л. Р., Сарсаз-Баграж мәктәбенең ОБЖ укытучысы Харитонов Р. А., Сәвәләй мәктәбенең физик культура укытучысы Белышева Р.И ., Кадер мәктәбенең педагог-оештыручысы Шакирова Г. Р. укучыларга патриотик, физик-сәламәтләндерү, әхлакый тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, проектлар ясап, мастер - классларда катнаштылар.