2нче урта мәктәп базасындагы «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәгендә «Робототехника» түгәрәге эшен дәвам итә. Аның җитәкчесе-физика укытучысы Куров Виктор Иванович. Барлык балалар да «LEGO» конструкторыннан теләсә нинди уенчык яки робот җыя ала, ләкин аны уйларга өйрәтү бик авыр. Робототехника дәресләренең төп бурычы-роботны программалаштыру. Максатка ирешү өчен компьютерлар һәм махсус программалар кулланыла, гади һәм катлаулы алгоритмик схемалар белән теләсә нинди программа булдырыла. Укучыларның чиксез күләмдә төрле стандарт конструкцияләр җыю мөмкинлеге бар. Әгәр теләк барлыкка килсә, балалар программаны үзгәртә, үзләренекен уйлап таба ала, аннары алар үз модельләрен дә җыя. Түгәрәкнең даими катнашучылары булган өлкән сыйныф укучылары - Зыков Артем, Фирстов Роман һәм Хренов Илья өчен роботехника хобби гына түгел, ул булачак һөнәрләренә беренче адымнардыр. «Безгә робот техникасы буенча алган белемнәрне практикада кулланырга ошый, - диләр егетләр. - Роботны җыюда син инструкцияне генә үтәмисең, ә һәрбер кечкенә детальнең дә, элементларның да бәйле булуын аңлый башлыйсың». «Робототехника» түгәрәге мәктәп тормышын җанландырды. Кабинетка түгәрәккә йөрүчеләр генә түгел, башка укучылар да кереп кызыксына. Үзләренең өлкән иптәшләренә карап, башлангыч сыйныф укучылары да заманча лаборатория җиһазлары һәм ИКТ белән эшләү күнекмәләрен үзләштерергә тырышалар.