«Якты хатын-кызлар – якты язмышлар»

2022 елның 18 ноябре, җомга
ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын – кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проектын башлап җибәрде. Аның максаты – тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру. Бүген Үзәк китапханәдә «Якты хатын-кызлар-якты язмышлар» дип исемләнгән программа белән проектны ачу тантанасы узды. Чара барышында үткәннән алып бүгенге көнгә кадәр Татарстанның күренекле хатын-кызлары турында сөйләделәр. Алып баручылар үз чыгышларында дәүләтчелекне үстерүдә дә, Ватан мәнфәгатьләрен һәм гаилә учагын саклауда да хатын-кызларның ролен ачык мисаллар белән күрсәттеләр. Чарада катнашучылар шәһәр һәм районыбыз хатын-кызлары турында сөйләделәр. Шуларның берсе - Татьяна Воропаева, ул Татарстан Республикасында район җитәкчесе булып эшләгән беренче хатын-кыз. «Энергетик» мәдәният сарае артистлары башкаруында яңгыраган җырлар тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте. Барлык хатын-кызларыбыз да, һичшиксез, хөрмәткә лаек. Ә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы һәм сизелерлек уңышларга ирешүчеләр-хөрмәт һәм соклану уята. Безнең республикабызда андыйлар аз түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International