Зәйдә Т. Ялчыгол исемендәге VII республика фәнни-гамәли конференциясе узды

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

16 нчы ноябрь көнне Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә укучылар һәм укытучыларның Таҗетдин Ялчыгол исемендәге VII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Х.Й. Миңнегуловның видео-мәрәҗәгате белән башланып китте. Хатыйп Йосыф улы Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле, татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол турында сөйләде. Туган телне саклау, милли мәгарифне үстерү чарасы буларак конференциянең мөһимлеген ассызыклап үтте, кунакларга, катнашучы укытучы һәм укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, уңышлар теләде. Конференция дүрт секциядә эшләде. Укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен «Халкымның гореф- гадәтләре, йолалары», «Хезмәт иясе-хөрмәт иясе», «Туган җиргә гашыйк күптәннән» дип аталган юнәлешләрдә тәкъдим иттеләр. 4 нче секциядә «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә куллану» дигән тема буенча эш барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International