Район башлыгы Икътисади совет утырышын уздырды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисади совет утырышы узды. Утырыш башында Разиф Гали улы катнашучыларны районның һәм эре сәнәгать предприятиеләренең социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, һәм алар алдына бүгенге көндә килеп туган вәзгыятьнең төп бурычы булган өзлексез эшне тәэмин итү һәм икътисадны саклап калу мәсьәләсен куйды. "Зәй су каналы" ҖЧҖнең  9 айга эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга куелган перспектив планнары турында» оешма директоры Сергей Федоров сөйләде. "Зәй су каналы» ҖЧҖ эшчәнлеге шәһәр халкын һәм предприятиеләрен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен өзлексез күрсәтүгә юнәлдерелгән. Предприятие 202,92 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләргә һәм 64 км озынлыктагы канализация челтәрләренә хезмәт күрсәтә. Капиталь ремонт производство программасына түбәндәге урамнар буенча су челтәрләрен алыштыру кертелгән: Ленин – Надежда, Титов - Мичурин, «Дуслык» артезиан су алу җайланмасыннан салынган Советская урамы һәм суүткәргеч (гомуми озынлыгы 607 метр), шулай ук диаметры 425 ммлы 90 метр озынлыктагы басым канализациясен алыштыру, задвижкаларны, насосларны, исәпкә алу төеннәрен, янгын гидрантларын алыштыру, коеларны, артезиан скважиналарын һәм җиһазларын ремонтлау планлаштырыла. Район башлыгы коллективка бердәм хезмәтләре, халыкны һәм шәһәр предприятиеләрен су һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре белән өзлексез тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International