15 ноябрьдә "Зәй" радиосында туры эфир узды. Радиостудиягә район Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин һәм Зәй ГРЭСының яшьләр лидеры Регина Волкова килде. Зәй ГРЭСында бер елга якын радиостанция эшли. Беренче радиотапшыру эфирга 2021 елның 6 декабрендә чыкты. Хәзер һәр дүшәмбе көнне Зәй ГРЭСы һәм подрядчы оешмаларының барлык хезмәткәрләре, станциянең җитештерү һәм социаль тормышы турындагы узган атнада булган барлык мәгълүматны тыңлый ала. Күптән түгел «Зәй» радиосында туры эфирлар башланды. Студиядә аның хезмәткәрләре, шәһәр учреждениеләре җитәкчеләре дә була. Туры эфирда районның яшьләр сәясәте өлкәсендәге планнары һәм бурычлары турында фикер алыштылар. Зәй ГРЭСЫ радиосы тыңлаучылары яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән республика программалары, шәһәрдә эшләүче яшьләр клубларында һәм үзәкләрендә уза торган чаралар һәм проектлар турында белделәр. «Бер сәгать дәвамында әлеге темаларга шәһәр һәм районның эшләүче яшьләренең төп вәкилләре белән җанлы әңгәмә узды, - дип билгеләп үтте «Зәй» радиостанциясен алып баручы Сергей Козяков. Бу исә предприятиенең социаль сәясәтен һәм корпоратив культурасын үстерү кысаларында эшнең бик кызыклы форматы.
Яшьләр эшләре идарәсе үз эшләре турында сөйләү мөмкинлеге биргән Зәй ГРЭСына рәхмәт белдерә.