Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында көндезге бүлек- озак вакыт хезмәт күрсәтү системасының бер өлеше
2022 елның 15 ноябре, сишәмбе
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын үтәү кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Көндезге бүлекнең ачылуы әлеге системаның бер өлешенә әйләнде, ул инде елдан артык Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшли. Бүлек эшчәнлегенең төп максаты - социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту, аларда когнитив функцияләрне саклап калу, көндәлек тормышта мөмкин булган максималь көнкүреш һәм социаль мөстәкыйльлекне саклап калу. Максатчан төркем - өлкәннәр һәм хәтер начараю, акыл эшчәнлеге кимү, фикерләү тайпылышы билгеләре булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар. Хезмәтләр күрсәткәндә яшь, физик һәм психологик үзенчәлекләр исәпкә алына. Бүлектә дәресләр көн саен, 4 сәгатькә кадәр үткәрелә. Социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль - медицина, социаль - психологик, социаль - педагогик, социаль - көнкүреш хезмәтләрен күрсәтүче индивидуаль программа төзелә. Башкарылган эш нәтиҗәләре күзгә күренеп тора - даими рәвештә бүлектә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашалар һәм призерлар булалар. Конкурсларда җиңү - ул уңышлы тернәкләндерүнең аз өлеше генә. Үз-үзеңне җиңүдән дә мөһимрәк нәрсә юк. Һәм социаль хезмәт алучылар моны көн саен раслый. Алар бер-берсе һәм социум белән үзара хезмәттәшлек итәргә, үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәнәләр. Яңа күнекмә, яңа казаныш, яңа сүз - ул инде җиңү. Ата-аналар һәм опекуннар билгеләп үткәнчә, аларның тәрбияләнүчеләре социумда актив була бара, гигиена, аралашу, эмоциональ сәламәтлек күнекмәләрен үзләштерүдә уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүлекчәләр эшчәнлеге социаль хезмәтләрне алучыларның үзләренә генә түгел, аларның туганнарына да уңай йогынты ясый. Чөнки алар өчен вакытны үз мәнфәгатьләренә багышлау, шулай ук өлешчә мәшгульлек белән эшкә урнашу өчен менә дигән мөмкинлек. Уздырыла торган диагностика, коррекция дәресләре, комплекстагы чаралар нәтиҗәләре, шулай ук ата-аналарның һәм опекуннарның бәяләмәләре Зәй муниципаль районы территориясендә дә, Татарстан Республикасының бөтен территориясендә дә мондый бүлекләрнең эшчәнлеген үстерүнең мөһимлеген һәм кирәклеген күрсәтә һәм раслый.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз