14 ноябрьдә Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы социаль хезмәт алучылар өчен тарих сәгате уздырды. Чараның максаты-якташлар-Зәй шәһәре геройлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук патриотизм формалаштыру. Кызлар һәм малайлар, горурланып, үзләренең ата-бабалары турында сөйләделәр. Башта социаль педагог балаларны 1928 елның 11 гыйнварында Налим авылында туган Бусова (Пущаева) Татьяна Андреевна турында мәгълүмат белән таныштырды. Ул 1941 елда 4 классны тәмамлый, ә ике ел узгач аны Калининград өлкәсенә хезмәт армиясенә җибәрәләр, анда ул өлкәннәр белән бертигез эшли. Авыр тормыш шартлары, авыр эш, ачлык, салкын - менә шундый сынаулар аша узарга туры килә аңа. Шулай ук балаларга Зәй районының Поручик авылында туган Дан Орденының Тулы кавалеры Алексей Афанасьевич Васильев (1918 - 1981) турында сөйләделәр. Галяминская -Шаронова Тамара Алексеевна турында мәгълүмат тыңлаучыларда аеруча кызыксыну уятты. Ул 1939 елның 5 августында Зәй почтасына 2 разрядлы фельдъегер булып урнаша, ә 1943 елның 27 гыйнварында Зәй элемтә үзәге җитәкчесе итеп билгеләнә. Тамара Алексеевна сугыш тәмамлану турында хәбәрне Зәйдә беренче булып ишетә. Соңыннан барлык катнашучылар һәлак булган Бөек Ватан сугышы геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Кызлар һәм малайлар кызыклы, мавыктыргыч әңгәмәдән зур тәэсир алдылар.