Район мәгариф учреждениеләрендә КФУның Яр Чаллы институты укытучылары һәм студентлары белән очрашулар узды

2022 елның 11 ноябре, җомга

2022 елның 11 ноябрендә КФУ Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының 4 нче курс студентлары Зәй муниципаль районы 1, 3, 4, 6, 7 нче мәктәпләренең һәм “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназия”нең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очраштылар. Очрашу барышында 2023 елның кабул итү кампаниясе мәсьәләләре каралды. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары КФУдагы укыту юнәлешләре белән таныштылар, бюджет урыннары, нинди имтиханнар бирергә кирәклеге һәм яңа кабул итү шартлары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International