Яңа автобус сатып алу безнең шәһәр өчен күптән көтелгән һәм әһәмиятле вакыйга булды. Аны сатып алу узган ел планлаштырылган иде, ләкин бәяләр үзгәрү сәбәпле бу эш бераз кичектерелде. Бүгенге көндә бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Халыкның аз хәрәкәтле төркемнәрен йөртү өчен җиһазландырылган яңа заманча автобус тиздән шәһәр маршрутына чыгачак.