Хәрби хезмәткә чакырылучы көне

2022 елның 11 ноябре, җомга

11 ноябрьдә Зәй политехник көллияте базасында булачак Ватаныбызны саклаучылар өчен «Хәрби хезмәткә чакырылучы көне» дигән традицион район чарасы узды. Әлеге хәрби-патриотик акциянең максаты-яшьләрдә гражданлык бурычы хисе тәрбияләү, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны уздыруны оештыру һәм аңа карата уңай мөнәсәбәт булдыру. Катнашучылар алдында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, Кораллы көчләр ветераны, икенче ранг капитаны Валентин Атласов, район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясадылар. Алар барысы да булачак солдатларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр: һәрвакыт хәрби рухта, яхшы кәефле  булуларын һәм әйбәт кенә хезмәт итүләрен теләделәр. Шулай ук егетләргә Изге-Троица чиркәвеннән Сергей атакай һәм район мөхтәсибәтеннән Илдар Әхмәтҗанов  үз хәер-фатихаларын җиткерде. Ватанны саклаучылар хөрмәтенә концерт программасы оештырылды. Музыкаль номерлар белән сәхнәдә «Энергетик» мәдәният сараеның «Кайнар йөрәкләр» концерт төркеме чыгыш ясады. Хәзер районда көзге чакырылыш кампаниясе дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International