Зәйдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылачак

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр! 2022 елның 18 ноябрендә 16 сәгать 00 минутта Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы хакимияте бинасында (95 нче кабинет, 4 нче кат) Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының социаль юнәлештәге оешмалары, учреждениеләре һәм структур бүлекчәләре вәкилләре катнашында түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пункты оештырылачак: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләр, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.Үз сорауларыгызны түбәндәге электрон адреска юлларга мөмкин : zai.ispolkom@tatar.ru яисә 3-41-31 телефон номеры буенча 2022 елның 17 ноябре 17.00 сәгатькә кадәр («түләүсез юридик ярдәм»тамгасы белән) җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International