Зәй делегациясе мобилизацияләнгән якташлар янында булды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин район ветераннар советы рәисе А. В. Алексеев белән бергә чираттагы мәртәбә Казан танк училищесы полигонында һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә булдылар. Алар солдатларга 4 мотопычкы, ике генератор, май, чылбыр, көрәк, балта, хуҗалык кораллары һәм кирәк яраклары алып килделәр. Шулай ук хәрби хезмәткәрләргә яңгырдан саклаучы плащлар, җылы свитерлар, бәйләнгән оекбашлар һәм перчаткалар тапшырылды. Аларны сатып алуда Зәй автомобиль юллары идарәсе, Зәй ГРЭСЫ, «Техно» заводы филиалы ярдәм итте, шәһәр һәм район халкы, эшмәкәрләр дә үз өлешен кертте. Петр Сергеевич мобилизацияләнүчеләр белән якыннан аралашты, аларның яшәү шартлары, туклану мәсьәләләре белән танышты. Киләчәктә дә якташларыбызны кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен аларның үтенеч һәм теләкләре язып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International